30 апрель көнне Татарстан Республикасының янгынга каршы дәүләт хезмәте үз бәйрәмнәрен профессиональ яктан билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Россиянең янгынга каршы хезмәтенә 360 ел тулуына багышлап вафат булган янгын сүндерүчеләрне искә алу митингтан башланды. Митингны Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесенең вакытлы башкаручысының беренче урынбасары янгынга каршы дәүләт хезмәте буенча эчке – хезмәт полковнигы Сергей Хормушков башлады. Ул хезмәттәшләрне, ветераннарны һәм кунакларны ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итте. Аннан соң сүзне Татарстанның янгын саклаучыларның ветераны совет рәисе оставкадагы эчке-хезмәт полковнигы Матвеев Валентин Алексей улы алды. Ветераннар исеменнән ул барлык кунакларга тулы энергия, көчле, ялкын белән көрәшергә әзер булуы турында ышандыру калдырды. Хезмәт бурычын үтәгән вакытта вафат булып калган янгын сүндерүчеләрне бер минут тынлык белән хөрмәтләп, искә алдылар, һәйкәл төбенә чәчәкләр һәм гирляндалар куйдылар.
“Казаноргсинтез” заводын саклау буенча Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бишенче янгынга каршы дәүләт хезмәтендә зур “ялкынлы шоу” узды. Элеге шоу 30 апрель көнне Россиянең янгынга каршы дәүләт хезмәтенә 360 ел тулу уңаеннан махсус журналистлар өчен оештырылды. Бүгенге көнгә кадәр репортерларның янгын сүндерү команданың бөтен укыту хәзерлеге аша узарга мөмкинлекләре юк иде. Алар өчен бу бердәм һәм беренче сынау булды. Янгын сүндерүче хисен тояр өчен журналистларга янгын сүндерүченең киемен, 20 кил. Сулыш алу балонын киеп, ялкынлы лабиринт, төтенле бина һ.б җитди сынаулар аша узарга туры килде.
Гадәттән тыш шартларда халыкны хәрәкәткә өйрәтү- Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыкның иң төп вазыйфасы.Иң мөһиме балаларны өйрәтү. “Куркынычсызлык мәктәбе”нән укучылар “ОБЖ” дәресендә алган белемнәрен практикада ныгыталар, беренче ярдәм осталыгын һәм гәдәттән тыш шартларында өйрәтмә хәрәкәтләрен өйрәнәләр.