Җәйге ял вакытларында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренең баш почмагында гына тормый, ә башкаланың җитәкчеләренә дә кагыла.
Шәһәр тирәсендәге зонасында 15 җәйге савыктыргыч балалар лагере урнашкан, анда ел саен өч меңгә якын бала ял итә. Бүген Казан шәһәренең гражданнар саклау идарә хезмәткәрләре, Казанның уку – укыту идарәсе белән бергә, УВД, Роспотребнадзор бүлеге, янгын дәүләт надзор бүлеге, Кече күләмле суднолар инспекциясенең бүлеге һәм “Ял” дәүләт үзәге, балалар куркынычсызлыгы буенча балалар лагерьләренең җитәкчеләренә семинар- инструктаж оештырдылар.
Кызганыч, ләкин бүгенге көндә кайбер җәйге ял лагерьләрендә хәзерлек эшләре әле башлангыч стадиясендә генә, ләкин янгын дәүләт надзор инспекторлары тикшерүләрне апрель аенда башлаганнар иде. Мәсәлән, “Лебяжье” ял итү зонасы йөз процентка тикшерелде. Әлеге учреждения җитәкчеләренә янгын куркынычсызлык җитешсезлекләре буенча боерык язып бирделәр, аны кыска вакыт эчендә төзәтергә мөһим.
Лагерь җитәкчеләренә барлык “янгын” проблемалары белән ялгыз көрәшергә кыен, чөнки җитешсезлекләрне бетерү өчен бик күп акча сарыф итә (кирәк), ә лагерьләрне финанслау майның ахырында гына башлана. Шуның өчен янгын дәүләт надзор инспектор хезмәткәрләренә лагерне кабул итү вакытлары белән билгеләнергә туры килә.
- Кыштан соң калган чуп –чарны лагерь территориясендәге җыештырулар әле һаман да бетмәде, янгын сигнализацияләре куелмаган, кайдадыр исә алар гомумән юк, - билгеләп үтте Киров районның янгын дәүләт надзор җитәкченең урынбасары Александр Куропятник. – Без барлык ял итү лагерьләрне тикшердек, ләкин елдан-ел шул ук җитешсезлекләр. Янгын сигнализацияләре ремонтланмаган, электр үткәргеч алыштырылмаган, тышкы су белән тәэмин итү дә начар хәлдә. Әле ярый барлык ял итү лагерьләрендә янгын сүндерү өчен беренчел чаралары бар (ут сүндергеч, керәк, ком, бочка белән су).
Су куркынычсызлыгы буенча җәйге савыктыргыч ял итү лагерь җитәкчеләре каршында РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция җитәкчесенең урынбасары Евгений Демчак чыгыш ясады. Ул “Изумруд” пляжында булган фаҗига турында искә төшерде. Заречье лагереннән балалар вожатыйлары белән бергә су кыенган вакытта 11 яшьлек кыз суда батып үлә. Валерий Димчак җитәкчеләргә искәртмәле рәвешендә, балаларның су кыенган урыннары куркынычсыз булырга, махсус җиһазландырылган куркынычсыз посты булырга тиеш дип әйтте. Иң яхшырагы һәрбер лагерьдә су йөзү өчен үзенең бассейны булуы, куркунычсыз да, уңайлы да. “Заречье”лагерендә зур үзгәрешләр булды. Узган елда ул уку- укыту идарәсеннән балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетына күчте. Лагерьнең яңа җитәкчесе барлык җитешсезлекне бетерү өчен бик җитди алынды һәм бишенче июнь көнне беренче җәйге сменага балаларны алырга сүз бирде. Дүшәмбе көнне башкаланың мэрия җыелышында Илсур Метшин җәйге савыктыргыч балалар лагерьләре вакытында ачылсын өчен, балаларның яллары кызыклы һәм куркынычсыз үтсен өчен тулы финанс ярдәм итүенә вәгъдә бирде.