15 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең “Атмосфера” дискобарның януы турындагы хәбәр, янгын сүндерү сагына 08 сәгать 30 минутта килә. Биш минуттан соң, фаҗига булган урынга беренче янгын сүндерү расчетлары килделәр, алар җиде минут эчендә янгынны сүндерделәр. Барлыгы 12 янгын техникасы катнашты ПЧ-54,55,56,72,82. Шулай ук, Чаллының №6 эзләү- коткару оряды да үз эшләрен алып бардылар. Янгын 10 кв.м түбәне һәм стенаны яулап алган иде. Коткаручылар утыз ике кешене эвакуацияделәр. Ике кеше үлде, утыз кеше җәрәхәтләнде, җиде кеше авыр хәлдә Чаллы шәһәре хастаханәсендә ята. Тикшерү барышында, түбәндәге нәтиҗәләр ачыкланды: әлеге бинаның видеотикшерү камералары бер кешенең дискобар янында урнашкан гардероб ягына 3 литрлы янган бензин канистрасын ыргытуын билгели. Тикшерүләр хәзерге вакытта дәвам итә. Янгын ут төртүдән килеп чыкты дип фараз ителә.