Бүген башкалабызда “Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы бүлек командиры” дигән традицион смотр – конкурс нәтиҗәләре узды.
Иң яхшы командир бүлеге исеменә смотр – конкурсның алдагы этапларда катнашкан 27 җиңүче катнашты. “Яхшылардан яхшыларга” Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең таләпчән жюри алдында теория һәм практика буенча экзамен узарга туры килде.
- 30 минут эчендә катнашучылар янгын тактикасы, медецина эзерләве һәм хезмәт саклау сораулар буенча җавап бирергә тиеш , - дип әйтте оператив реакция идарә башлыкның урынбасары эчке – хезмәт подполковнигы Константин Чанышев,- Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең шәхси составын эзерләү өчен бу темаларны үзләштерү өчен бик күп вакыт бирелә.
Алда катнашучыларны спорт мәйданында тагын да кыенрак сынаулар көтте. Практик күнегүләр үз эченә гомуми физик эзерләвен алды. Командирларга бер киломерт кроссны, перекладинада күтәрелү, шулай ук янгын спортның буенча төрләре дә керде – штурмлы баскыч белән дүртенче катка менү һәм тотырыклы йөз метрны чабу.
Ярышлар берничә сәгать дәвамында барды. Нәтиҗәдә теория һәм практик күнегүләрнән иң яхшысы булып Казанның ОФПС-7 отрядының 71 нче янгын сагының бүлек командиры Илгизар Җәләлетдинов булды, икенче урынны Түбән Кама шәһәренең ОФПС-1отрядының 35нче янгын сагының вәкиле Виталий Сиянко алды, өченче урынны Казан шәһәренең ОФПС-5 отрядының 31 нче янгын сагының хезмәткәре Евгений Шуравин яулады.
Әлеге ярышларның төп максаты булып Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы бүлек командирын билгеләү өчен уздырылды. Барлык җинүчеләр кыймәтле бүләкләр белән бүләкләнде.