Сак булыгыз: Көзге боз куркыныч!

2009 елның 9 ноябре, дүшәмбе
 

    Сигезенче ноябрь көнендә генә Татарстанда ике коткару - эзләү эшләре алып барылды. Нәтиҗәдә, боз астына төшеп киткән  бер кеше үлде, ә  икесе коткарылды.

    Республика сулыкларында кыен хәл булганлыктан Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе  искәртә:

Юка бозга чыгарга бик куркыныч, машиналар белән  керү тыела. Сулыклардагы боз гел салкын температура булган очракта гына 10-15 көннән соң ныгый. Балык тотучыларга да бозга чыгып балык тотарга киңәш ителми.

Кече күләмле суднолар навигациясе 20нче ноябрьдә генә ябыла, шуның өчен кече күләмле судноларны йөртүчеләргә һава шартларын истә тотып, үзегез белән коткару һәм элемтә  чаралары булырга тиеш.

08.11.09 11.57 мск, Норлат районы, Гайтанкино авылы, буа.       

125нче янгын сагының янгын сүндерүчеләре судан 1970 елгы ир кешене алып чыктылар һәм хөкук саклау органнарына тапшырдылар. Аны узып баручы ир кеше күреп ала һәм янгын сагына хәбәр итә. Фаҗига булган урынга килгән янгын сүндерүчеләр юка бозга такталар куеп, үле гәүдәне бау белән бәйләп судан алып чыгалар. Әлеге фаҗиганең шахитлары булмаганлыктан, бу кешенең үлүен чамаларга гына туры килә. Күрәсең ул беренче юка боз буенча бармакчы иде. Ярдан  1,5-2 метр узгач боз аның астында ватыла. Судан чыгу өчен ир кеше бозга тотынмакчы була, ләкин бу файдасыз иде,  ул салкын суда  катып үлә.

08.11.09 11.30 мск, Түбән Кама райрны, “Пионер” күле     

 “Пионер” күлендә боз һәм балык тотучыларның барлыкка килү нәтиҗәсендә Россиянең кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәге ТР буенча Түбән Кама инспектор бүлегенең инспектор төркеме күлнең көндәлек тикшерүне алып бардылар. 08.11.20009  11.30 сәг. Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре ярның 25 метр ераклыктан суга төшкән ике балык тотучыны күреп алалар. Ир кешеләр майнадан бозга чыкмакчы иделәр, ләкин боз пыяла сыман ватыла гына иде. Коткаручылар махсус җиһазлар ярдәмендә, җәрәхәтләнүчеләрне бер–бер артлы бозга чыгардылар. Җәрәхәтләнүчеләр – 1965 елгы Владимир Логинов һәм 1957 елгы Геннадий Логинов.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International