Татарстан территориясендә грипп һәм ОРЗ кизүнең үсүе нәтиҗәсендә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең җитәкчеләре, ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм баш идарәсенең барлык шәхси составына вакцинация ясау турында карар кабул иттеләр.
Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең медецина бүлек башлыгы, полковник Таһир Ибраһимов әйтүенчә, баш идарәсенә куелган вазыйфаны үтәргә Казан башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарә җитәкчеләре булыштылар. Ә, прививкаларны №6 сырхауханә белгечләре салдылар.
- Быел вакцинация бушлай бирелде, һәм ул безнең хезмәткәрләребезне сезон гриппынан саклар дип ошанып калабыз, - дип әйтте Таһир Ибраһимов.