Лаеш районының Тангачи авылынды ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручылары ( Казанның ЗПСО №2) Меша елгасыннан 1959 елгы ир кешенең үле гаүдәсен алып чыктылар һәм хөкук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге фаҗига турындагы хәбәр 01 янгын сүндерү сагына 11.40 сәг. балык тотучылардан килә. Алар ир кешенең юка боз буенча баруын һәм төшеп китүен күреп алалар. Коткаручылар килеп җиткәч үлгән ирнең башы һәм куллары судан чыгып тора иде. Ул суның салкын булуыннан катып үлә. Коткаручылар аны махсус эксперименталь аппарат СВААП “Стрелец” һава мендәре ярдәмендә судан ярга алып чыгалар.