Бүген Идел акваторияне патруль иткән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең инспекторлары кармакка өч бозучыны тоттылар.
Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсендә кышкы форма киеменә күчү буенча строевой смотр уздырдылар.
«У нас без смеха не прожить ни дня!» - дигән девиз белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсендә беренче КВН уеннары узды. Әлеге уен РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең бүлекчәләре арасында оештырылды. Барлыгы жюри һәм тамашачылар алдында тугыз команда чыгыш ясады. Сәхнәдән янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре дә шаярды.
Янгын чыккан очракта үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм бәла турында нинди телефон номеры буенча хәбәр итү - боларын барысын да тагын бер тапкыр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәнең пропаганда бүлегенең хезмәткәрләре һәм Казан оптика – механиз заводаның ветеран клубының пенсионерлары искә төшерделәр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20ел тулу уңаеннан Яшел Үзән гарнизонның янгын сүндерү сагы, балалар рәсеме дигән гадәти булмаган конкурс оештырды. Гадәттә балалар рәсемнәрен альбом битенә ясыйлар иде, быел исә, балаларның эше шактый үзгәрде, үзләренең фантазияләрен алар буяу һәм буяучы пумала ярдәмендә зур фонер битләрендә гәүдәләндерделәр. Быел «Пожар глазами детей» дигән конкурста Яшел Үзәннең рәссам мәктәбенең укучылары да катнашты.