Лаиш районының Атабай торак пункт районы тирәсендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлекчә көчләре ярдәмендә 1966 елгы һәм 1975 елгы ике ир кешене эзләү эшләре алып барыла. Алар 19 октябрь көнне Идел һәм Кама елгалары кисешү урынында көймәдә балык тотарга киттеләр. Балыкчыларның югалу турындагы хәбәр 19 октябрь көнне 20 сәг. 30 мин. югалган балыкчының тормыш иптәшеннән килә. Аның сүзләре буенча ир кешеләр (барлыгы 4 кеше) иртәнге дүрттә ике машинада балык тотарга чыгып киттеләр. Аннан соң, алар икешәр кешегә аерылып ике көймәдә төрле юнәлештә елга буенча киттеләр. Көндезге 12дә бер көймәдә булган ир кешеләр белән элемтә эзелде. Билгеләнгән вакытка бер компания ярга килеп җиткәч, үзләренең дусларын күрмиләр. Озак вакыт көткәннән соң алар өйгә кайтып китәләр. Югалу турындагы хәбәрдән соң 21 сәг. 12 мин. яр янына Нармонка янгын сүндерү сагының дежур караулы килә. Янгын сүндерүчеләр “Лексус” һәм көймә өчен тагылма табалар. Шулай ук, эзләргә Казанның 2нче зональ эзләү – коткару отряданың коткаручылары да чакырылды. Эзләү эшләрен якын тирә, ерак булган остравларда, һәм су астында алып бардылар. 20 октябрь көнне 6сәг. 10мин. эзләү зонасына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кече күләмлә суднолар дәүләт инспекция үзәгенең Лаиш бүлегенең инспекторлары килделәр. Эзләү эшләрен алар берничә көймәдә алып баралар. 8 сәг.30 мин. коткаручыларга ярдәмгә “Казан” аэропортынан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының авиотряданың МИ-8 вертолеты чыкты. Бердәм эзләү эшләре дәвам итә.