Судно фарватерда чыккан өчен правсыз калырга мөмкин

2010 елның 19 октябре, сишәмбе

Бүген Идел акваторияне патруль иткән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең инспекторлары кармакка өч бозучыны тоттылар. Шуларның берсе күптәннән инде  штраф исемлегендә тора. Көз көне кече суднолар булган  хуҗалар арасында суднолар йөрү кагыйдәләре  буенча иң тупас хата – ул судно фарватерга чыгу, бигрәктә хәзер Идел һәм Казан елгалларында суның күләме кинәт кенә түбәнәйгән вакытта.  Һәм мондый балык аучылары патруль иткән вакытта аз булмады. Җаваплылыктан качу өчен алар бер урынлы яисә ике урынлы резин көймәгә утыралар һәм үз гомерләрен куркыныч астына куеп судно барган вакытта якорьләрен ташлыйлар. Мондый аучыларга инспекторлар кисәтү генә ясый алалар. Бу көнне дә фарватерт янында мотор көймәдә балык тоткан  кыю кешеләр булды. Кече күләмле судно хуҗасы тупас бозу өчен 300 сум штраф белән котыла, ә  явыз бозучы правсыз кала. Инспекторлар тиз арада өч балыкчы утырган  “Казанка” мотор көймә янына юл тоттылар. Судно билетын караганнан соң инспектор хуҗа кешенең бер генә штраф белән чикләнмәс икәнлеген аңлап ала. Судно хуҗасы ишкәк көймәгә мотор куйган булган, ләкин судно билетына яздырмаган, җитмәсә әлеге көймәгә мотор бик көчле булып чыккан. Инспектор 500 сумга беркетмә язып бирде һәм аны бер ай эчендә түләргә тәкъдим итте, чөки түләү вакыты узгач   кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәге эшне суд приставларына тапшыралар.    

Башка көймәне кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгегнең инспекторлары борт номерлары булмаганлыктан туктаттылар. Көймә резинлы булса да, моторы аның бар иде, ул аккмулятордан эшләде. Инспекторлар хуҗа кешегә беркетмә язып бирделәр. Әлеге беркетмә буенча ул 500 сум штраф түләргә тиеш. Судно хуҗасы аклана башлады имеш ул номерларын заказга бирде һәм алар әле эзер түгел. Күрәсең ул хокук законнарын онытып җибәрде.  

- Бүген  Идел елгасыннан алып Щурячье островына кадәр патруль итү оештырылды.  Рейд барышында ике хокук бозу ачыкланды – ул тиешле рөхсәтсез көймәнең җиһазларын үзгәртеп кору, ягъни көймә моторын ишкәкле суднога урнаштыру һәм моторлы резин көймәдә борт номерлары булмау. Көз көне иң тупас бозу – ул судно фарватерда чыгу, чөнки балыкны тоту өчен тирән урынны сайлылар.  Күп кеше үзләренең гаебен таныйлар һәм штрафларны тиз арада түләргә торышалар. Безнең судно хуҗалар белән низаглар чыкмый. Һәрбер кеше үзенчелекле, һәрберсенә үз килү юлы кирәк. Яңа гына килгән  кешегә кечкенә штраф яисә кисәтү белән эшен бетерәләр. 2008 елда судно хуҗаларына техосмотр булмаганлыктан штраф салалар иде, хәзер исә әлеге бозу бөтенләй юк диярлек, - дип әйтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең беренче патруль төркемнең инспекторы Дмитрий Мишин. 

Мондый патрульне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең хезмәткәрләре көн саен иртәдән  каралганчыга кадәр  уздыралар. Былтыр әлеге профилактик эш ярдәмендә Идел һәм Казан акваторияләрендә кече күләмле суднолар белән бернинди фаҗига дә булмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International