Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре яңадан – беренче. Бу юлы республикада беренче булып санала, чөнки алар янгын сагы территориясендә чиркәү һәм мәчет салырга уйладылар. Мондый мәдәният корылмаларны төзу башка структурыларда (МВД, УИН) күптәннән куллана. Хәзер Яшел Үзән гарнизоның янгын сагында үз гыйбадәтханә төзелеше булачак. Булачак чиркәү һәм мәчеткә беренче фундаментны салу, тантаналы рәвештә 52 нче янгын сагының территориясендә узды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, булачак мәдәният төзелеш проекты, барлык нечкәлекләрне саклап дини кануннар буенча ясалды. Тантана Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан багышланды, традицион рәвештә булачак буыннарга махсус капсуладагы мөрәҗәгатьнамә эзерләделәр. Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары дини конфессиянең вәкилләре имам – мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт һәм Сергей ата булдылар, алар төзу әшләре барган урынны намаз белән изгеләндерделәр. Хәзрәтләрнең әйтүенчә “ Гыйбадәтханә төзелешенең бер кыяфәте генә, һәрбер кешене чиста фикергә һәм эшкә хис тудырачак.
- Без моны үзебез өчен генә эшләмибез – дип әйтте Яшел Үзән гарнизонның янгын сагының җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин.- Монда Гыйбадәт кылырга, җаныңны чистартырга, шәмне куярга һәрбер кеше килә кала. Бер сүз белән әйткәндә зур эшкә старт бирелде. Әлеге зур теләкне тормышка ашыру өчен янгын сүндерүчеләргә муниципаль районының вәкилләре һәм Яшел Үзәннең зур преприятия җитәкчеләре булышачак.