Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре пенсионерларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

2010 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Янгын чыккан очракта үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм бәла турында нинди телефон номеры буенча  хәбәр итү - боларын барысын да тагын бер тапкыр  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәнең пропаганда бүлегенең хезмәткәрләре һәм Казан оптика – механиз заводаның ветеран клубының пенсионерлары искә төшерделәр.  Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан 50 пенсионерлар  өчен, янгын куркынычсызлык өйрәтмә дәресләрләреннән тыш, концерт программасы һәм чәй эчү өстәле дә оештырылды.

Статистик мәгуматларына күз салсак ел башында янгыннарда 180 кеше һәлак булган, шуларның 60 кеше өлкән яшьтәгеләр. Мондый фаҗигаләрнең төп сәбәбе булып өлкән   яшьтәге кешеләр, инвалидлар гадәттән тыш хәлдә үзләрен тота белмәүләре, югалып калулары, паникага бирелүләре яисә гомумән янган бинадан чыга алмаулары тора.

Өйрәтмә дәресендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәнең пропаганда бүлегенең хезмәткәрләре пенсионерлар белән электро һәм газ приболары белән  ничек итеп дөрес һәм куркынычсыз куллану турында сүз алып бардылар.  “Әгәр, янгын сезнең каттыгыздан өстәнрәк чыккан булса, шул очракта аскы катка төшеп төтеннән сакланып була”, -  тагын бер тапкыр искә төшерде  инспектор. Төп игътибарны ул “112” бердәм коткару телефонына басым ясады. Фаҗига булган очракта әлеге номерны кәрәзле телефоннан җыеп була. Пенсионерлар игътибар белән пагоналы лекторны тыңладыр, кайберәүләр хәтта үзләренә мөһим булган мәгълуматны дәфтәргә язып бардылар.

- Бүген гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре безне бәладән саклап калу өчен,  өйрәтмә дәресләре уздырдылар. Алар безне янгын чыккан очракта үзеңне саклау кагыйдәләренә өйрәттеләр. Боларын барысын да белү безнең өчен бик кирәк һәм файдалы, - дип әйтте Шаронова Людмила Константин кызы. – Бәла килгән вакытта, без паникага бирелеп чаба башлыйбыз. Мондый дәресләр безне мобильләштерә, барлык коткару чараларын кулланырга өйрәтә. Өйдән чыгып киткәндә мин бар нәрсәне сүндерегә тырышам. Әлбәттә, янгын ул зур фаҗига. Рәхмәт сезгә мондый файдалы дәресләр өчен. Без пенсионерлар белән бу дәресләрне ешрак үткәрергә кирәк.  Әңгәмә ахырында гадәттән тыш хәлләр министлыгының хезмәткәрләре өлкән кешеләргә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен куллану буенча һәм “01”, “112” бердәм коткару номерын истә калдыру өчен белешмәлек тараттылар.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International