Көнкүреш газ шартлады

2010 елның 11 октябре, дүшәмбе

11 октябрь көнне Буа шәһәренең Тукай урамында ике гайлә торган  бер катлы торак йортта көнкүреш газ шартлады. Шартлау нәтиҗәсендә түбә түшәмәсе ишелде. Ике кеше һәлак булды, сигез кеше җәрәхәтләнде. Бәхеткә каршы хастаханәгә беркемне дә алып китмәделәр, чөнки әлеге җәрәхәтләнүчеләр  шартлы гына иде, ә шартлау - өйрәтмә.

Шартлауның мәйданы 320 м2 тәшкил иткән.

9 сәг.00мин. Буа шәһәренең 111нче янгын сагының янгын сүндерүчеләре өйрәтмә буенча кереш мәгълуматларны алгач, 4 минуттан соң фаҗига булган урынга килделәр. 6 минуттан соң Буа шәһәренең беренче зональ эзләү – коткару отряданың коткаручылары килделәр. Гадәттән тыш хәл булган урынында ТР гадәттән тыш хәлләр министрлык идарә башлыгы  җитәкчелегендә оператив штаб оештырылды. ОВД хезмәткәрләре ярдәмендә ишелгән йорты саклау һәм патруль итү оештырылды. Шулай ук, энерния белән тәэмин итү һәм телефон элемтәне төзәтү өчен Буаның РЭС, РУЭС авария – торгызу бригадасы чакырылды.  Фаҗига булган урында Буа муниципаль районының КЧС һәм ПБ вәкилләре булдылар. Барлыгы авария – коткару эшендә утыз бер кеше катнашты, тугыз  техника, шуларның уналтысы  коткаручылар һәм өч техника. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International