Балык аркасында гомер өзелде

2010 елның 8 октябре, җомга

7 октябрь көнне Актаныш районының “Иске Идел” күлендә өч балыкчы мотор көймәдә әйләнде. 1947 һәм 1948 елгы  ике балыкчы салкын суда торсалар да исән калды, ә 1954 елгы балык тотучы коткаручылар килүгә кадәр артык суынудан һәлак булды.  

Фаҗигане ачыклау буенча көндез балыкчылар балык тоту ятьмәләрен сузу өчен күлгә киттеләр. Коткару жилеты көймәдә берәү генә булган. “Казанка” мотор көймәдә билгеләнгән урынга килеп алар куркынычсыз чараларын онытып, ятьмәне карар өчен,  өчесе дә көймәгә торып бастылар, шул вакытта көймә янтаеп әйләнеп куйды. Балыкчының өчесе дә салкын суга төштеләр, ә көймә күл төбенә китте. Күлнең тирәнлеге 10 метрны тәшкил итә.  Коткару жилетсыз булган ике балыкчыга актив рәвештә куллар һәм аяклар белән эшләргә туры килде, ә коткару жилеты булган өченче балыкчы калкавыч сыман бер нинди хәрәкәтсез су өстендә торды, нәкъ менә шул балыкчы артык суынудан һәлак булган да инде.  Актаныш муниципаль районының 103 нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләр резин көймәдә җәрәхәтләнүчеләр янына килгәч аның җаны барлыгы беленмәде, калган икесен коткаручылар алып ярда көтеп торган ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдыр. Хәзер аларның тормышына куркыныч янамый.       
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International