Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең коткаручылары югалган балыкчыларның гаүдәләрен судан алдылар. Көчләп үтерү билгеләре табылмады. Хәзер аларның гәүдәләре танылуга җибәрелде. 15сәг. 45мин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының вертолет очучылары Кама Тамагы тирәсендә Идел елгасы районында әйләнгән көймәне табалар. Әлеге урынга тиз арада Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең хезмәткәрләре һәм икенче зональ эзләү-коткару отряданың коткаручылары чыга. Табылган кече күләмле судно якорьдә торган. Бу исә, балыкчыларның билгеләнгән урынына килү турында аңлата. Көймәне тикшергән вакытта 1975 елгы ир кешенең гәүдәсе табыла. Берничә минуттан соң бердәм коткару хезмәтенә бер балыкчыдар хәбәр килә. Ул суда кеше гәүдәсен күрүе турында әйттә. Шулай итеп, икенче балыкчының гәүдәсен судан алып ярга чыгаралар. Балыкчыларның икесе дә коткару жилетында иделәр. Коткаручылар сүзләре буенча көймә суднолар йөри торган урынында табылды, бу исә кече күләмле суднолар навигация кагыйдәләре буенча тупас хата булып санала.