Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре кышкы форма киеменә күчтеләр

2010 елның 16 октябре, шимбә
Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсендә кышкы форма киеменә күчү буенча строевой смотр уздырдылар. Казан гарнизонның шәхси составы  янгынга каршы дәүләт бинасы каршында строевой рәткә бастылар. “Парад” белән баш идарә җитәкченең беренче урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы полковник Андрей Орлов командалык итте. Форманы кию приказы буенча бөтенесе дөрес итеп киенгәннәр иде. Беренче чиратта тикшерүчеләр хезмәткәрләрнең тышкы кыяфәтенә игътибар иттеләр. Ир – атлар тикшерүгә чәчләрен кистеләр, аяк киемнәрен чистартылар – бөтенесе уставка туры килергә тиеш. Тикшерү барышында удостоверенияләр, ул хезмәткәрнең званиясенә, хезмәт урынына туры килергә тиеш, шулай ук жетон һәм гигиена әйберләре тикшерелде.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International