МЧСта нәрсәдән көләләр

2010 елның 15 октябре, җомга

«У нас без смеха не прожить ни дня!» - дигән девиз белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсендә беренче КВН уеннары узды. Әлеге уен РФ  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең бүлекчәләре арасында оештырылды. Барлыгы  жюри һәм тамашачылар алдында тугыз команда чыгыш ясады. Сәхнәдән янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре дә шаярды.

Дүрт конкурс - сәламләү, разминка, иң яхшы видеоклип, өй эше нәтиҗәсендә иң яхшы команданы билгеләделәр. Иң кызыклы темалар техника белән тәэмин итү һәм дежур тоту булып чыкты. Командаларның күбесе нәкъ бу темага нигезләнеп шаярдылар. КВНны оештыручылар сүзләре буенча, командаларның күбесе кызыклы номерлар эзерләделәр. Кайбер бүлекчәләрнең сәхнә осталыклары үсте, бигрәктә кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләренең тырышлыгы күзгә ташлана. Ләкин, җиңүчеләр арасына алар кермәделәр. Жюри әгъзалары фикеренчә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең иң кызыклы һәм тапкырлы команда булып Түбән Каманың федераль янгынга каршы беренче отряд коллективы танылды. Икенче урынны Казанның  ТР буенча федераль янгынга каршы җиденче  отряды һәм ЦУКС ЦОД берләшкән командасы алды. Өченче урынны Әлмәтнең федераль янгынга каршы икенче  отрядына тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International