Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20ел тулу уңаеннан Яшел Үзән гарнизонның янгын сүндерү сагы, балалар рәсеме дигән гадәти булмаган конкурс оештырды. Гадәттә балалар рәсемнәрен альбом битенә ясыйлар иде, быел исә, балаларның эше шактый үзгәрде, үзләренең фантазияләрен алар буяу һәм буяучы пумала ярдәмендә зур фонер битләрендә гәүдәләндерделәр. Быел «Пожар глазами детей» дигән конкурста Яшел Үзәннең рәссам мәктәбенең укучылары да катнашты.
Конкурсның кантнашучылары әйтүе буенча, мондай зур масштаблы рәсемнәрне ясау алар өчен беренче тәҗрибә. Эш җиңелләрдән булмады, кайбер рәсем артында хәтта берничә бала эшләде. Яшь рәссамнәргә Яшел Үзән районының рәссам мәктәбенең һәм балалар сәнгать мәктәбенең укытучылары да ярдәм итте. Остазларның сүзләре буенча, мондай конкурста катнашу – ул чын мәгънәсендә яшь рәссамнар өчен файдалы һәм кирәкле тәҗрибә.
Ясалган рәсемнәр өчен балаларга бүләк булып 52 нче янгын бүлеге буенча экскурссия һәм янгын сүндерүчеләрнең авария – коткару җиһазлары белән эшләү һәм ялкын полосасын узуы булды. Балаларга күбрәк төтенле камера кызыклык тудырды. Барлык теләүчеләр, камераның эченә кереп, янгын сүндерүчеләрнең өйрәтмәләрен аларның нинди шартларда эшләүләрен үз җилкәләрендә татып карадылар. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр балаларга янгын булган очракта кешеләрне коткару өчен, барлык ысуларын күрсәттеләр.
Яшь кунаклар янгын сүндерүчеләр эше белән танышкан арада, жюри әгъзалары конкурсның җиңүчеләрен билгеләделәр. Жюри составына ТР буенча 8нче федераль янгынга каршы отряданың хезмәткәрләре һәм рәсем ясау мәктәбенең укытучылары керде. Егерме рәсем арасында иң яхшысын сайларга жюрига бик авыр булды, чөнки һәрбер эшнең үз стиле, үз “җимеше” һәм бала тырышлыгы бар. Озак фикер алышудан соң, җиңүчеләрне билгеләделәр. Коллектив эше өчен беренче һәм өченче урынны балалар сәнгать мәктәбенең укучылары алды. Икенче урынны Яшел Үзән районының рәссам мәктәбенең тәрбияләнүчеләр яулады. Барлык җиңүчеләргә рәсем сәнгатенә кирәк булган әйберләр алу өчен, акчалата сертификат тапшырдылар. Моннан тыш, катнашучыларга дәртләндергеч һәм баллы бүләкләр бирделәр. Ә, балалар ясаган рәсемнәр, хәзер 52нче янгын бүлегенең территориясен бизәп торачак