Дүрт көн ял вакытында, ягъни 6 майдан алып 9 майга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 262 тапкыр чыктылар. Республикабызда 44 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 4 кеше һәлак булды, 2 кеше җәрәхәтләнде. Янгыннарның төп сәбәпләре түбәндәгеләр: мичне артык кыздыру – 7 янгын, электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында – 8 янгын, исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 5 янгын, ут белән саксыз эш итү - 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, 19 янгыннарның сәбәпләре ачыклана.
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы эчке – хезмәт генерал майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы Бөек Ватан сугыш ветераннарын Җиңүнең 67 еллыгы белән тәбрик итә.
Хөрмәтле ветераннар!
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең барлык хезмәткәрләре исеменнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм.
Җиңү көне - чын мәгънәсендә безнең өчен иң кадерле һәм бөек бәйрәм. Безнең тарихта бу көн иң изге булып санала. Сугыш барлык халыкның язмышы аша узды. Татарстан гына да өч миллион халкыннан җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты. Шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Бөек Ватан сугышы җиңүчеләре турындагы якты хатирә мәңгелеккә шәһәр һәм авыл урамнары атамаларында, мәрмәр һәйкәлләрдә, музейларда саклана.
БЕЛЕШМӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ - үселекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.
8 май көнне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Апас районының Сабантуе мәйданында зур бәйрәм узачак. Чакырылалар:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары;
- Бөек Ватан сугышы вакытында ятим калучы өлкәннәр;
- Сугыш елларыннан соң авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәт күрсәткән, югары нәтиҗәләргә ирешкән райондашлар.
Өч көн эчендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 309 тапкыр чыктылар. Республикабызда 33 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 3 кеше һәлак булды, 1 кеше җәрәхәтләнде, 14 кеше коткарылды
Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 108 тапкыр юлга чыккан. 27 апрель көнне булган мәгълүматлар буенча, республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган, 1 кеше җәрәхәтләнгән, 21 кеше коткарылган. Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә 1 янгын чыккан, ут төртү нәтиҗәсендә - 2 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, билгесез сәбәпләр буенча - 2 янгын. Зональ эзләү – коткару отрядының дежур сменасы тревога буенча 10 тапкыр юлга чыккан.
27 апрель көнне Татарстан Республикасының янгынга каршы дәүләт хезмәте үз бәйрәмнәрен профессиональ яктан билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Россиянең янгынга каршы хезмәтенә 363 ел тулуына багышлап, вафат булган янгын сүндерүчеләрен искә алу митингтан башланды. Митингны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең беренче урынбасары эчке - хезмәт полковнигы Таһир Каримуллин башлады. Ул хезмәттәшләрне, ветераннарны һәм кунакларны ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итте.
Быел 3 айда гына да республикада 784 янгын чыгып, 73 кеше шунда үлгән һәм 70е пешкән, каза күргән. Муниципалитетларда, шул исәптән авылларда чүп, иске салам яндырырга ярамый – монысы ел әйләнәсе гамәлдә.
25 апрельдан 15 майга кадәр Татарстан территориясендә аеруча янгын куркынычлыгы режимы кертелде.
23 апрель көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 103 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән. Янгыннарның сәбәбе: кыска ялганыштан 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән 3 янгын, ут төртүдән 2 янгын 2 янгынның сәбәбе ачыклана. Питрәч районының Тагашево авылында беркатлы агач йортта янгын чыкты. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 1957 елгы йорт хуҗасының мәетен табалар. Фаҗига ут белән саксыз эш итүдән чыккан дип фаразлылар.
Казан дәүләт университеты Яшел Үзән филиалы бинасы тирәсендә җыелган суда кондызның каян килеп чыгуы беркем дә аңламады. Башта аны эт дип санаганнар. “Мин төшке аштан кайтып бара идем, җыелган суда кызгылт көрән төсендәге тире күреп алдым, башта мин аны урам эте дип уйладым, - дип сөйләде Валентина Потапова, Казан дәүләт университеты Яшел Үзән филиалы укыту бүлегенең белгече.