Быел 3 айда гына да республикада 784 янгын чыгып, 73 кеше шунда үлгән һәм 70е пешкән, каза күргән. Муниципалитетларда, шул исәптән авылларда чүп, иске салам яндырырга ярамый – монысы ел әйләнәсе гамәлдә.
25 апрельдан 15 майга кадәр Татарстан территориясендә аеруча янгын куркынычлыгы режимы кертелде.
Шушы вакытта урманнарга керергә, шулай булгач, урманнарда һәм агачлык-куаклыкларда да учак ягарга, мангалдан файдаланырга, тәмәке тартырга, чүп, коры үлән һ.б. яндырырга ярамый. Шуның буенча ТР Министрлар Кабинеты 29 мартта чыгарган 248 нче күрсәтмәсе исә, шушы тыюлардан тыш, урманнарда янгын-мазар чыга калса, халыкны янгын сүндерү эшләренә җәлеп итү хокукы бирә. Ләкин әле дә чүп-чарны бөтен җирдә яндыралар, былтыргы коры үлән, кырларда иске салам эскертләре төтенли. Шул уңайдан 28 апрельда республикакүләм махсус киңәшмә һәм Биектау районы биләмәләрендәге урманчылыкта тактик-махсус өйрәнүләр уздырылачак. Урманнарда, ә алар Татарстан биләмәләренең нибары 17 процентын гына каплаган, янгын куркынычсызлыгы һ.б. мәсьәләләрне бер йодрыкта тоту өчен, беренче тапкыр буларак, быел урманнарны янгыннардан саклау региональ диспетчерлык идарәсе пункты оештырылды, дип белдерде бүген “Татмедиа” пресс-мәйданчыгында үткәрелгән брифингта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин. Хәзерге вакытта барлык 30 урманчылыкта да мобиль отрядлар оештырылган, тәүлек әйләнәсе патрульлек эше алып барыла һәм быел административ хокук бозулар турында 30 протокол төзелгән. Шулай ук “Лес” дәүләт бюджет учреждениесенекеләр дә янгын сүндерүгә сәләтле, янгынга каршы химик станцияләр гамәлгә кертелә тора: элек II типтагылары гына булса, куәтлерәк III типтагы тагын 4се ачылган һ.б. Урманнарда янгын була калса, хәтта урман хуҗалыгы министры кабул итү бүлмәсенә 221-37-01, аның беренче урынбасары кабул итү бүлмәсенә 221-37-02, региональ диспетчерлык идарәсе пунктына 221-37-95 телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр бирергә була, диде ул.
Россия Гадәттән тыш министрлыгының Идел буе төбәге үзәге янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне күзәтчелек буенча бүлеге баш белгече Сергей Мизинов сүзләренчә, быел 3 айда гына да республикада 784 янгын чыгып, 73 кеше шунда үлгән һәм 70е пешкән, каза күргән, нигездә, Чүпрәле, Менделеевск, Кайбыч, Тукай, Аксубай, Алексеевск, Кама Тамагы, Әлмәт, Югары Ослан, Нурлат районнарында. Дөрес, урманнарда әлегә янгыннар бар дип булмый, бәхеткә, былтыр да “кызыл әтәч”кә зур зыян салырга ирек бирелмәгән. Ләкин торак пунктлар, бакчалар мәсьәләсендә алай дип булмый.
Әлеге сөйләшүгә килгән ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының хезмәт сакчылыгы бүлеге башлыгы Рәшит Шакиров, башка еллардагы кебек, быел да 3 февральда янгын куркынычсызлыгы буенча әмер чыгарылды, диде. Анда муниципалитетларда, шул исәптән авылларда, коры үлән, чүп-чар, салам, иске эскертләр яндырырга ярамавы һ.б. хакында әйтелгән һәм бу махсус режим кертелгән вакытта гына үтәлергә тиеш дигән сүз түгел, ә ел әйләнәсе. “Татар-информ” хәбәрчесенең, авылларда чүп-чар, иске салам ише хуҗалыкка бөтенләй кирәге чыкмаганнардан ничек котылырга, соравына, министрлык вәкиле, җыеп, җирле үзидарә аша муниципаль полигонга ташырга, дип җаваплады. Муниципаль районда ничә полигон була, дигәндә, аның бер генә икәне ачыкланды. Ягъни, Рәшит әфәнде Шакиров сүзләренчә, бу эшне оештыру - җирле үзидарә баш авыртуы: әмер бар, ул урында аны үтәргә тиеш. Ягъни чүп җыю, аны райондагы чүплеккә илттерүне оештыру, моның өчен кешеләр, техника, ягулык-майлау материаллары, чүп бушаткан өчен акча табу... Шулай итеп, муницпалитетларда беркайда да ачык рәвештә ут төртергә ярамый, көнкүреш һәм хуҗалык калдыкларын муниципаль райондагы бердәнбер чүплеккә ташу шарт. Ташыйсың килмәсә – мичтә яндырырга була, дип киңәш иттеләр...
Моннан тыш, печән-салам ише терлек азыгы да электр чыбыклары сузылган баганалардан кимендә 100 м ара калдырып кына өелә һәм эскертләнә ала, урманлык, ылыслы посадкалардан – 70 м, яфраклы агачлар утыртылган урыннардан – 50 м. Язгы һәм көзге кыр эшләре алдыннан урманлык, агачлыклар, торак пунктлар янында җир тасма итеп сукалау, уңыш җыю чорында сукалы тракторлар кизү тору һ.б. таләп ителә.
Урман әзерләү, урман чыгару, кыш эшләре вакытында закон һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре сакланышы ягыннан уздырыла торган чараларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дә катнаша. Шулай ук муниципаль берәмлекләргә янгын куркынычы чорына әзерлек чаралары өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларының максатчан сарыф ителеше дә тикшереләчәк, комиссия составында без дә бар, дип кисәтеп куйды сөйләшүдә катнашкан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары Олег Степущенко. Аның сүзләренчә, учак яккан өчен 500 сум штраф каралган, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен 1-1,5 мең сум, әгәр аеруча куркыныч режим кертелгән вакытта булса – 2-4 мең сум, урманлыкта – 3-4 мең сум, шуның нәтиҗәсендә корылмаларга зыян салынса – югалтуларны суд юлы белән түләттерергә мөмкиннәр, әгәр 1 генә агачка янгын зыян салып, аның үсүенә нокта куелса, җинаять эше ачыла. Былтыр урманда янгын теркәлмәгән, 2010 елда 9 җинаять эше кузгатылып, 2се судка кадәр барып җиткерелгән.
Татар – информ мәгълүмат агентлыгы