ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2012 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 95 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән. Янгыннарның сәбәбе: янгын белән саксыз эш итүдән 4 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын   4 янгынның сәбәбе ачыклана.


22
май, 2012 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе  гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр  һәм бәла-казалардан килгән зыянны бетерү  министры итеп Пучков Владимир Андрей улы  билгеләнде. Элек ул статс – секретарь – министр урынбасары булып эшләде. 

 


21
май, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген  03.20 минутта  Яр Чаллыда “КАМАЗ”  заводының  йөк порты  тирәсендә 6нчы зональ эзләү – коткару отрядының  коткаручылары 17 -19 яшь тирәсендәге 7 яшүсмерне  коткардылар. Алар Кама елгасында йөзә торган саунада булганнар.


18
май, 2012 ел
җомга

Бүген Казаның 1 нче номерлы коррекцион интернат мәктәбендә балалар саклау көне ике этапта узды. Беренче этап булып укытучылар эвакуация оештырдылар, икенчесе балаларга кунакка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең хезмәткәре килде, ул янгын куркынычсызлык һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләре буенча дәрес уздырды. 


16
май, 2012 ел
чәршәмбе

15 май көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70  тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. 13 кеше коткарылган.  Янгыннарның сәбәбе: янгын белән саксыз эш итүдән 3 янгын, кыска ялганыштан 1 янгын, 4 янгынның сәбәбе ачыклана.


15
май, 2012 ел
сишәмбе

Кичә Кама Тамагы районында Идел елгасында Куйбышев затон бистәсе тирәсендә Буа шәһәренең беренче зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары 1974 елгы ир кешене коткардылар. 


14
май, 2012 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың укыту – өйрәнү полигонында ФКУ ОФПС (федераль янгынга каршы 1 отряды) “ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең янгын сүндерү хезмәтенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә республиканың күрсәтү-конкурсы узды.

Конкурсны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарә җитәкченең урынбасары эчке хезмәт полковнигы Мотыгуллин Рафаил Нурхамет улы ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләде.  


12
май, 2012 ел
шимбә

УРМАН БЕТЕ ТОРМЫШЫННАН 

Урман бете 2-3 ел яши. Өлкән урман бетләре көз һәм яз айларында зур урман  хайваннарына ябышып аларның каннарын суыралар. Аннан ана бетләр җиргә йомырка салалар. Берничә атнадан йомыркадан личинкалар- җитлекмәгән бетләр барлыкка килә. Яз һәм җәй айларында вак хайван, тычканнар каны белән туеналар. Икенче елның язында нимфага әверелеп яңа үсеш стадиясе үтә һәм зур беткә әверелә.

Шулай ике еллык яшәү циклы дәвамында личинкалар һәм нимфалар зарарланган тычкан каны эчеп Лайм авыруы күчерәләр. Боррели зарарланган бет тукымасында бик тиз үрчи. Зарарланган бетләр башка иычканнарга, хайваннарга, шулай ук кешеләргә инфекция тарата.


11
май, 2012 ел
җомга

10 май көнне Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының  ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 75 тапкыр чыктылар. Республикабызда 5 янгын очрагы теркәлде, Янгыннарның сәбәпләре:  кыска ялганыш, ут белән саксыз эш итү, ут төртү һәм яшен сугу.  

Авыл халкы күреп ала да бу хакта тиз генә урманчыларга хәбәр итә. Хәлне килеп күрүче­ләр, янгын бик көчле булганга, ярдәмгә Биектау районында урнашкан III дәрәҗәле янгынга каршы урман-химик станция­сенә шалтыраталар. Алар исә, тиз арада килеп җитеп, заманча җиһазлар ярдәмендә янгынны сүндерә башлыйлар. Ә янгын ерак түгел урнашкан бакчачылар ширкәтенә таба үрмәли. Ярдәмгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы килә. Бары шуннан соң гына янгынны сүндерергә мөмкин була.

Нәкъ шушы урында бу хәлгә нокта куеп торабыз. Чөнки ул уен гына иде. ТР Урман хуҗалыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр минис­трлыклары тарафыннан махсус өйрәнү уздырылды. Бу хәлләрне карап торгач, әле дә ярый чынбарлык түгел дип сөенеп куясың. Юкка гына: "Карактан кала, уттан калмый", – димәгәннәрдер инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International