Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәдә строевой смотр узды, барлык шәхси состав җәйге киемгә күчте.
БЕЛЕШМӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ
Урман янгынны - үсемлекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.
17 апрель көнне Татарстанда су басуы күзәтелми. Барлык проблемалы районнарда су шактый кимеде. Эвакуацияләнгән кеше үз йотларына кайтты. Киләчәктә су басу куркынычы юк. Республика территориясен күзәтүче, ташу хәлен контрольдә тотучы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең оператив штабы үз эшен тәмамлады.
Соңгы мәгълүмат буенча Әгерҗе районының Иж Бубый авылында су кимеде. Йортларга су керү куркынычы юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге районы контрольдән төшерде. Хәзерге вакытта контрольдә Биектау районында Чубар авылының 2 йорты тора. Бу йортларда 7кеше яши, шуларның 1 бала. Алар барысы да туганнарына эвакуацияләнде.
Баулы районының Исергәп авылындагы ташу хәле тулаем стабильләште. Су китте, халык үз йортларына кайтты. Шулай ук Уба авылы тирәсендәге Ык елгасының биеклеге 385 см кимеде.
Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең күзәтүе астында 3 муниципаль райондагы 3 авыл тора. Ташу зонасына 87 йорт керә, аларда 210 кеше яши, шуларның 23се бала. 17 кеше эвакуацияләнде.
Узган тәүлектән башлап, республика территориясендә болытлы һава шартларында уртача тәүлеклек температура 10 градус җылылыкны тәшкил иткән һава торышы хакимлек итә. Бу үз чиратында язгы процессларны интенсив рәвештә җанландырып җибәрде. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан торак пунктларында язгы ташуга кагылышлы вәзгыять киеренке төс алды. Шушы мәсьәлә бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында күтәрелде. Утырыш барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында барды.
8 апрель көнне янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Бер кешенең гомере өзелгән. Бер кеше коткарылган. Янгыннарның сәбәбе: тәмәке төпчегеннән 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, мичнең артык кызып китүдән 1 янгын, 1 янгынның сәбәбе ачыклана.
9 .40 сәгатьтә ВELL– 407 вертолеты Бөгелмәдән Казанга очкан. Ямаш һәм Благодатная торак пунктлары арасында вертолет һәлакәткә дучар булган. Нәтиҗәдә очучы үлгән, ул вертолетта үзе генә булган. Әлеге вертолет AK BAES AERO авиакомпаниясенеке булган.
6 апрель көнне 11.30 сәгәтьтә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе федераль округының кризис хәлләр идарә үзәгенең өлкән оператив кизү торучыга BELL – 407 вертолет бортынан « SOS» сигналы килгән. Әлеге сигнал Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Благодатное торак пункты тирәсендәге “Казан - Оренбург” трассасы тирәсенннән килгән.