Янгын сүндерүчеләр кондызны туган җиренә кайтарганнар

2012 елның 23 апреле, дүшәмбе

Казан дәүләт университеты  Яшел Үзән филиалы бинасы тирәсендә җыелган суда кондызның каян килеп чыгуы беркем дә аңламады.  Башта аны эт дип санаганнар. “Мин төшке аштан кайтып бара идем, җыелган суда кызгылт көрән төсендәге тире күреп алдым, башта мин аны урам эте дип уйладым, - дип сөйләде Валентина Потапова, Казан дәүләт университеты  Яшел Үзән филиалы укыту бүлегенең белгече. Яхшылап карагач мин аны кондыз икәнлеген аңладым.  Кызык, ничек ул монда килеп эләккән?! ”

Гадәти булмаган ят кунакны тиз арада тирәдәге этләр аңа эрә башладылар. Балалар да таш атып торганнар. Университетның хезмәткәрләре барлык кондызга зыян ясаучыларны куып тордылар һәм коткаручыларга хәбәр иттеләр.

Озакламый Сәйдәш, 4 урамына 53 нче янгын сүндерү сагы килеп җитте. Җыелган суда кондызны калдырырга ярамый, ул үлергә мөмкин. Ләкин,  тотарга да аны җиңел эшләрдән булмады. Беренчедән   хайваннарны суда тоту, янгын сүндерүчеләрне беркем дә өйрәтмәгән, аларның махсус җиһазлары да юк.  Икенчедән кондыз хәйләкәр булып чыкты, бирешергә бер ничек тә теләмәде. Тирә якта торучы бер ир кеше янгын сүндерүчеләргә үзенең балык тота торган ятьмәсен биреп торды. Янгын сүндерүчеләр берничә тапкыр кондызны тотып карадылар, әмма ул качып йөрде, ләкин соңыннан барыбер тотылды. Юл буе ул бер тапкырда селкенеп карамады.

Кондызны Идел яр буена чыгарырга уйладылар. Коткаручылар су буена килеп капчыктан кондызны чыгардылар, ләкин көтүгә каршы суга барырга ул ашыкмады. Күрәсең булган хәлне  кичереп, ул шок хәлендә булган.  Берничә минуттан соң, кондыз суга кереп чумды. “Хайваннарны безгә еш коткарырга туры килә,- дип әйтте 53 нче янгын сүндерү сагының җитәкче каравылның ярдәмчесе Евгений Развалов. – Гадәттә кешеләр агачтан яисә түбәдән мәчеләрне төшерергә сорыйлар. Чокырлардан, коелардан этләрне алып чыкканыбыз да бар. Бер юлы хәтта киек үрдәкләрне дә коткардык. Ә менә кондыз белән без беренче тапкыр эш иттек. Шуңа карамастан без әлеге эшне башкарып чыктык, кондызны туган җиренә кайтардык.”  Кондыз үз чиратында өйдә булганына бик шатланган.  Тирә як торучылар һәм университет хезмәткәрләре үз чиратында янгын сүндерүчеләргә коткару операциясе өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International