27 апрель көнне Татарстан Республикасының янгынга каршы дәүләт хезмәте үз бәйрәмнәрен профессиональ яктан билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Россиянең янгынга каршы хезмәтенә 363 ел тулуына багышлап, вафат булган янгын сүндерүчеләрен искә алу митингтан башланды. Митингны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәнең беренче урынбасары эчке - хезмәт полковнигы Таһир Каримуллин башлады. Ул хезмәттәшләрне, ветераннарны һәм кунакларны ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итте. Аннан соң сүзне Татарстанның янгын саклаучыларның ветераны совет рәисе отставкадагы эчке-хезмәт полковнигы Матвеев Валентин Алексей улы алды. 3,5 ветеран исеменнән сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Баш идарә җитәкчеләре безгә һәрвакыт игътибар белән карыйлар, безне хөрмәт итәләр. Эчкерсез рәхмәт сезгә!
Котлау сүзләреннән соң, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең җитәкчесе эчке – хезмәт генерал майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы хезмәт эшләре белән аерылган хезмәттәшләрне тантаналы рәвештә бүләкләнде: ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең 101 нче янгын сүндерү сагының йөртүчесе Мөфтахов Илдус Фәттах улына һәм ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең 101 нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчесе Исмәгыйлов Рамил Рәзим улына «За спасение погибавших» медаль бирелде. Ә, ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең 101 нче янгын сүндерү сагының каравыл җитәкчесе Хәлиуллин Марат Равил улы «За отвагу» медаленә лаек булды.
Хезмәт бурычын үтәгән вакытта вафат булып калган янгын сүндерүчеләрне бер минут тынлык белән хөрмәтләп, искә алдылар, һәйкәл төбенә чәчәкләр һәм гирляндалар куйдылар.
Тантананың икенче өлеше бәйрәм концерты белән башланды. Концерт башында янгын хезмәтенең тарихы турында видеофильм күрсәтелде. Аннан соң, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең җитәкчесе эчке – хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин котлау сүзләрен әйтте:
“Барлык ветераннарны һәм хезмәттәшләрне Янгын сүндерүчеләр көне белән тәбрик итәм. Бүген безгә янгын сүндерү ветераннары алдында оят түгел. Безнең республикабыз белән без динамик рәвештә алга барабыз. Бүген һәр беребез ветераннар алдында баш иябез. Сугыш вакытында алар тормышның кыймәтен белделәр. Туган җирләренә кайтып икенче фронтка киттеләр – янгын белән көрәшергә. Яшь буын сез калдырган тәҗрибәләрдән өйрәнә, без сездән калышмаска торышабыз, - билгеләп үтте Рафис Хәбибуллин. Шулай ук рәхмәтләремне үземнең хезмәттәшләремә белдерәсем килә, алар Татарстан халкының куркынычсызлыгын тәэмин ителәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу әйтүенчә “без көн саен сугышта”.
Иң зур рәхмәтләремне безнең хатын – кызларыбызга әйтәсем килә. Әлбәттә, бу хатын – кыз һөнәре түгел, сезгә авырдыр, ләкин сез һәрвакыт та безнең белән. Мин сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык телим! Шулай ук министр тол калган хатыннарга чәчәк һәм бүләкләр бирде. Концертның икенче өлеше музыкаль номерлары белән дәвам итте. Үзләренең зур, иҗади сәләтләре белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре чыгыш ясады.