11.44 сәгатьтә ЕДДС пультына 22 нче гомуми белем бирү мәктәпнең януы турында хәбәр килде. Әлеге мәктәп Яңа шәһәр, Кояшлы бульвар, 17/18 торак комплекс адресы буенча урнашкан. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утның киенү – чишенү бүлмәсендә чыгуын ачыклыйлар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше үлгән. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын, янгын белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, 1 янгынның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр барган. 6 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Янгын сүндерүчеләр узган елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.
2012 елда Баулы районы территориясендә 38 янгын теркәлгән, анда бер кеше үлгән (2011 елда – 4). 109нчы янгын бүлеге хезмәткәрләре 24 юл-транспорт һәлакәте урынына чыкканнар. Язгы су басу вакытында һәм җәйге янгыннар чыгу куркынычы зур булган чорда тиешле эш уздырылган.
Районда янгыннарны һәм алардагы фаҗигане кисәтү буенча оештыру-гамәли чаралары комплексы эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган
2012 елда Чүпрәле муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күзәтчелек бүлекчәсе актив эш алып барган. Шушы максаттан, янгыннарны һәм аларда кеше гомеренә бәйле фаҗигане кисәтү буенча оештыру-гамәли чаралары комплексы эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә барган. 1 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, 1 янгынны сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә барган. 2 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.2 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазын кагыйдәләргә туры китермичә монтажлау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Апас муниципаль районының 106 нчы янгын часте җитәкчесе Руслан Ромачков белдерүенчә, 2011 елда Апас муниципаль районында барлыгы 29 янгын чыгу очрагы теркәлгән, анда 2 кеше һәлак булган. Узган 2012 елда исә районда янгыннар чыгу очраклары кимеп, 25 очрак теркәлгән һәм янгында 1 кеше һәлак булган.
Бүген Казанда Журналистлар урамындагы 31 йортта төзелеш материаллары һәм автомобиль покрышкалары склады янган. Бина “Биг Зур” сәүдә үзәге тирәсендә урнашкан.
Узган елда Азнакай районы территориясендә 40 янгын чыккан, аларның 32се торак йортларда, 6сы транспорт чарасында. 8 кеше янгыннарда һәлак булган, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.