Узган елда Азнакай районы территориясендә 40 янгын чыккан

2013 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

 

Узган елда Азнакай районы территориясендә 40 янгын чыккан, аларның 32се торак йортларда, 6сы транспорт чарасында. 8 кеше янгыннарда һәлак булган, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.

Кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта төшә. Чөнки бу чорда кешеләр үзләренең торак йортларын ныклап җылыталар. Бу максатта электр җылыткыч приборларыннан файдаланалар, мичләрне озаклап ягалар. Көннәрнең салкынлыгы янгыннарны сүндерүдә дә зур авырлыклар тудыра. Бу максатларда кулланылучы сусаклагычлар еш кына каткан, аңа юллар чистартылмаган була. Мондый җавапсызлык һәм битарафлыкның азагы бик аяныч тәмамланырга мөмкин, ди муниципаль районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Раил Хөсәенов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International