2012 елда Чүпрәледә янгыннар, алдагы елга караганда, азрак булган

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Районда янгыннарны һәм алардагы фаҗигане кисәтү буенча оештыру-гамәли чаралары комплексы эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган

2012 елда Чүпрәле муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күзәтчелек бүлекчәсе актив эш алып барган. Шушы максаттан, янгыннарны һәм аларда кеше гомеренә бәйле фаҗигане кисәтү буенча оештыру-гамәли чаралары комплексы эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.

Авыл җирлекләре, 114 номерлы янгын сүндерү бүлеге, Яңа Убидагы аерым пост хезмәткәрләре белән берлектә 5810 шәхси торак йортта профилактик күзәтү үткәрелгән. Халыкны янгын куркынычсызлыгы буенча мәгълүмәтләштерү өчен, гомуми тиражы 11417 данә булган 10 төрле листовка әзерләнгән һәм таратылган, “Туган як” район газетасында 24 мәкалә басылган. Янгыннарда балалар үлемен кисәтү максатыннан, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясаган. Үткән елда янгынчылар объектларда планлы 68, ә планнан тыш, 77 чара үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, предприятие һәм объектлар җитәкчеләренә 79 күрсәтмә (предписание) җибәрелгән. Аларда ачыкланган 314 кимчелекне төзәтергә кушылган. Шуларның 190ы, ягъни 90 проценты гамәлгә ашырылган.

Административ хокук бозулар турында 134 беркетмә язылган (2011 елдагы белән чагыштырганда, 26 процентка азрак). Шуларның 84е вазыфаи затларга һәм 11е физик затларга туры килә.

Районда янгыннар белән гомуми хәлгә килгәндә, 2012 ел башыннан 29 янгын очрагы теркәлгән (2011 ел белән чагыштырганда, 3 очракка кимрәк). Кипкән коры үләннәр янгынын сүндерү өчен, 18 мәртәбә машина чыккан (2011 елда андый очрак 38 булган). 2011 елда янгыннардан килгән зыян 1482349 сум булса, 2012 елда ул 1771775 сум белән исәпләнгән.

2011 һәм 2012 елда өчәр кеше янгында һәлак булган.

 

 Татар – информ мәгълумат агентлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International