29 гыйнварь көнне 22.50сәгатьтә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча кризис хәлләр идарә үзәгенә Түбән Кама муниципаль районының ЕДДСтан юл – транспорт һәлакәте турында хәбәр килде. Фаҗига Чистай-Түбән Кама автоюлының 72 нче километрында булган. “ВАЗ-21102” автомобиле белән 1980 елгы ир-ат идарә иткән. Ул Чистай ягыннан Түбән Кама юнәлешендә барганда тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм 1972 елгы ир-ат идарәсендәге Nissan X-Trail автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелешү нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакате китереп чыгаручы машина йөртүче һәм аның 1980,1960, 1961 елгы пассажирлары һәм 50 яшьләр тирәсендәге ир-ат үлгән. Чит ил машинасы йөртүчесенең баш мие селкенгән һәм җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Бәрелешкән машинадан мәетләрне алу өчен янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар үз эшләрен алып барды. Барлыгы гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 17 кеше һәм 5 техника катнашты.
16-ОФПС оператив төркем 2 кеше, 1 техника;
ЗПСО № 6 4 кеше, 1 техника;
ДПО «Сухарево» 2 кеше, 1 техника;
ПЧ-163 4 кеше, 1 техника;
ПЧ-63 5 кеше, 1 техника;
ССМП 6 кеше, 2 техника;
Прокуратура 2 кеше, 1 техника;
МВД МР 8 кеше, 3 техника;
Администрация МР 2 кеше, 1 техника.
Нәтиҗәдә: 35 кеше; 10 техника.