Апас муниципаль районының 106 нчы янгын часте җитәкчесе Руслан Ромачков белдерүенчә, 2011 елда Апас муниципаль районында барлыгы 29 янгын чыгу очрагы теркәлгән, анда 2 кеше һәлак булган. Узган 2012 елда исә районда янгыннар чыгу очраклары кимеп, 25 очрак теркәлгән һәм янгында 1 кеше һәлак булган.
Быелның 15 көнендә районда ике янгын очрагы булган. 3 гыйнварда Апасның Яшьләр микрорайонында күпкатлы йортларның берсендәге фатирда ут чыккан. 9 гыйнварда Әлмәндәр авылында бер шәхси йортның верандасына ут капкан. Һәр ике очрак буенча да тикшерү эшләре бара.
Бу хакта “Апас” порталы хәбәр итә.