2012 елда Баулы районы территориясендә 38 янгын теркәлгән, анда бер кеше үлгән (2011 елда – 4). 109нчы янгын бүлеге хезмәткәрләре 24 юл-транспорт һәлакәте урынына чыкканнар. Язгы су басу вакытында һәм җәйге янгыннар чыгу куркынычы зур булган чорда тиешле эш уздырылган.
Үткән елда кизү кара-вылларының һөнәри әзер-легенә җитди игътибар би-релгән – оператив осталык-лары камилләштерелгән, янгын сүндерүне оештыру сыйфаты арттырылган, янгын һәм аварияләрне бетерү буенча өйрәтү уздырылган. 2012 елның гыйн-варында 109нчы янгын бүлеге базасында “Баулы муниципаль районы гражданнарны саклау идарәсе” муниципаль казна учреждениесе барлыкка килгән, аның максаты – гадәттән тыш хәлләрдә райондагы көчләрнең һәм чараларның үзара бәйләнешен оештыру. Торак пунктларны паспортлаштыру уздырылган.