11.44 сәгатьтә ЕДДС пультына 22 нче гомуми белем бирү мәктәпнең януы турында хәбәр килде. Әлеге мәктәп Яңа шәһәр, Кояшлы бульвар, 17/18 торак комплекс адресы буенча урнашкан. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утның киенү – чишенү бүлмәсендә чыгуын ачыклыйлар. Янгынның мәйданы 40 кв.м тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче мәктәп администрациясе үз көчләре белән 280 кешене чыгарган. Гомумән алганда администрация һәм янгын сүндерүчеләр 630 кешене эвакуацияләделәр, шуларның 580 укучы һәм 50 мәктәп персоналы. Тагын 12 кешене “трехколенный” баскычтан, 18 баланы тәрәзәдән чыгардылар. 12.14 сәгатьтә янгынны сүндерделәр. Янгын сүндергәндә 8 автоцистерна, ике авто баскыч һәм 6 нчы зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары катнашты.