Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган.

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше үлгән. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын, янгын белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, 1 янгынның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр барган. 6 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

Янгын

28.01.2013ел. 08.22 Яр Чаллы шәһәре, төзү базасы, Арматурная урамы, 22нче йорт, җитештерү-монтаж компаниесе ООО «Стальконструкция», тимер конструкция җитештерү буенча цех.

Җитештерү цехның икенче катында чишенү бәлмәсендә янгын чыкты. Әлеге бина ике катлы, тимер – бетоннан салынган. Мәйданы 126*72 м. Янгынның мәйданы 75 кв.м. тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.

28.01.2013ел. 17.41 Түбән Кама муниципаль районы, Зур Афанасово авылы, ашамлыклар кибете «Уңыш», ИП Фасхутдинов.

Ут төртү нәтиҗәсендә ашамлыклар кибетендә тышкы стенада сайдинг янды. Янгынның мәйданы  0,5 кв.м. тәшкил иткән.  Кибет хезмәткәрләре үз көчләре белән утны сүндерделәр.

28.01.2013ел.  22.18 . Әлмәт,  Гафиатуллина урамы, 18а йорт, 34 фатир.

Кыска ялганыш нәтиҗәсендә фатирда янгын чыкты. Янгынның мәйданы 15 кв.м. тәшкил иткән. 65 нче янгын сүндерү сагы коткаручылары ярдәме белән ике кеше коткарылды һәм ашыгыч медицина ярдәменә тапшырылды. Бер хатын – кыз, 1948 елгы һәм ир кеше, 1948 елгы.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International