Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә барган. 6 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.4 зарар күргән. Сәбәпләре: кыска ялганыштан 1 янгын, ут төртүдән 1 янгын, янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, электр җиһазларны дөрес кулланмау аркасында 1 янгын.
Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Яр Чаллы отрядының Татар Суксыу авылының аерым пост хезмәткәрләре Актаныш районының Мари Суксыу авылының гомуми белем бирү мәктәбендә профилактик тикшерү уздырдылар.
Көнкүреш газ шартлау нәтиҗәләрен ликвидацияләү өчен бүген Казаннан 7.40 сәг. коткаручылар төркеме ике авария – коткару машинада һәм автобуста юлга чыктылар. Барлыгы 22 кеше. Фаҗига булган урынга килгәч коткаручылар этләр белән югалган, зарар күргән кешеләрне эзләргә тотындылар һәм хәрабәләрне сүтә башладылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә барган. 1 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше зарар күргән 11 кеше коткарылган. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 3 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, җылыту җиһазларын дөрес кулланмау аркасында 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр барган. 6 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
Яңа ел каникуллары вакытында, ягъни 30 декабрьдән алып 8 гыйнварьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 527 тапкыр чыктылар. Республикабызда 81 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 6 кеше һәлак булды, 4 кеше зарар күрде, 27 кеше коткарылды. Алдагы ел белән чагыштырып карасак, әлеге күрсәткечләр берникадәр яхшырак. 2012 елда 91 янгын очрагы теркәлде, 16 кеше һәлак булды, 11 кеше зарар күрде.
Яңа елны каршылау бәйрәме безгә күп шатлык, куанычлар бүләк итә. Күтәренке кәеф үзенә генә хас бәйрәм рухы күңелләргә аеруча үтеп керә. Матур-матур уенчыклар, гирляндалар белән өебезне гадәттәгедән матуррак итү теләге тагын да арта. Ләкин, Яңа ел бәйрәмен янгын, ут фаҗигасе ямьсезләп ташларга мөмкин. Аны булдырмас өчен янгынга каршы дәүләт хезмәте алдан ук кисәтеп куя.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.2 кеше үлгән, 2 кеше зарар күргән, 3 кеше коткарылган. Сәбәпләре: исерек килеш тәмәке тарту аркасында 2 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 3 тапкыр.
Татарстанда янгыннар һәм утта һәлак булучылар кимегән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әнә шундый саннар җиткерә. Әмма коткаручыларны Яңа ел бәйрәмнәре сагайта. Баксаң, бер ел эчендәге янгыннарның 20 проценты нәкъ менә шул чорга туры килә икән. Министрлык вәкилләре бу статистиканы 15 декабрьдә гамәлгә кергән янгынга каршы махсус режим ярдәмендә киметергә өметләнә. Кичә Министрлар Кабинетында узган очрашуда алар журналистларга әнә шул хакта сөйләде.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре якынлаша. Сәүдә нокталарында бәйрәм бизәге – чыршылар, төрле пиротехник продукция күпләп сатыла башлады. Өлкәннәрне дә, балаларны да фейерверк, петарда, бенгаль уты кебек яңа елны каршылау элементлары бердәй кызыктыра. Ләкин сатып алганда аларның тиешле таләпләргә җавап бирәме-юкмы икәне белән кызыксынып тормыйбыз. Менә иң элек нәрсәләргә игътибар итү зарур.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә барган. 4 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.6 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын, мичне артык кыздырудан 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.