Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә барган. 2 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.2 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазын кагыйдәләргә туры китермичә монтажлау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.