Казанда төзелеш материаллары һәм автомобиль покрышкалары склады янган

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казанда Журналистлар урамындагы 31 йортта төзелеш материаллары һәм автомобиль покрышкалары склады янган. Бина “Биг Зур” сәүдә үзәге тирәсендә урнашкан.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдерүләренчә, янгын турындагы сәгать 10 да хәбәр ителгән.

Янгын чыккан мәйдан 756 кв. метр тәшкил итә. 11.59 сәгатьтә 120 кв. метр мәйданы ишелгән. Янгын урынында 8 янгын машинасы, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең оператив төркеме эшләгән. Урында эшләүчеләр янгын сүндерелү хакыда 12.15 сәгатьтә белдерде.

Хәзерге вакытта һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр ителә. Янгын чыгу сәбәбе ачыкланмаган.

Татар – информ мәгълумат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International