ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

29 сентябрь көнне Чирмешән муниципаль районында Бәркәтә авылында тантаналы рәвештә яңа янгын сүндерү сагы ачылды. Әлеге чарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә урынбасары эчке хезмәт полковнигы  Рафаэль Мотыгуллин, “ТР Янгын сүндерү сагы” дәүләт казна учреждениесе директоры Фәрит Шамратов, Чирмешән муниципаль районының башлыгы Наил Зарипов, Чирмешән муниципаль районының янгын сүндерү сагының гарнизон җитәкчесе Ирек Салахов һәм башка кунаклар катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан. 8 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 3 кеше үлгән.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  5 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 28 тапкыр чыктылар. 28 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 3 тапкыр, урманда адашкан кешеләрне эзләү буенча 1 тапкыр.  


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. 2 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр чыктылар. 20 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча. 


24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Быел районыбызда 22 янгын булып, бер кеше фаҗигале рәвештә һәлак булды, ике кеше төрле дәрәҗәдәге травмалар алды. Уттан 4 йорт, 21 каралты-кура тулысынча янып бетте, 6 торак йортка, бер җиңел машинага зыян килде. Янгын чыгуга төп сәбәп – ут белән саксыз эш итү, тиешсез урында тәмәке тарту, электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве. Бу хакта безгә Кукмара янгын күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Фәнил Сәгыйтов хәбәр итте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 17 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр. 

Бүген төнлә Бөгелмәдә, Гагарин урамында,18 йортта, бүрәнәле йортта янгын вакытында 4 кеше һәлак була, шулар арасында өч ир-ат һәм бер хатын – кыз. 

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Атна дәвамында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бар көчләрен урманда югалып калган гөмбә җыючыларны эзләүдә куйдылар. МЧС, полиция  хезмәткәрләре урманнан 40 кешене эзләп чыгардылар. 22 сентябрь көнне Питрәч районы, Камыш торак пункт тирәсендәге урманда  югалган 1950 елгы ир кешене  коткаручылар иртәнге якта гына табалар. Шуны әйтергә кирәк, күп очракта кешеләр группалап югалалар, 3-4 кешедән торган группа гөмбә җыйган вакытта кая барганын игътибар итмиләр. 

Быел коену сезонында Казанның 4 муниципаль пляжы – Локомотив, Нижнее Заречье пляжлары, Комсомол һәм Тирән (Глубокое) күлләр пляжлары, тагын коммерция нигезендә эшләгән 1 пляж - Зөбәрҗәт күл (Изумрудное озеро) пляжы халыкка хезмәт күрсәтеп, бәхеткә, аларда батып үлүчеләр булмаган. Ул пляжларда 3-4әр коткаручы һәм 1әр медицина хезмәткәре, Универсиада уздырылганда халык саны күп тапкырлар артуын истә тотып, коткаручылар саны арттырылган, алар иртәнге 9дан кичке 9га кадәр кизү торган. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. 7 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 15 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның берсе урманда адашкан кешене табу, башка чакырулар буенча -3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр. 


20
сентябрь, 2013 ел
җомга

Яр Чаллыда ТР янгынга каршы хезмәтенең җиде отряд арасында ГКУ “ТР Янгын сүндерү сагы” “Янгын сүндерү машинаның иң яхшы йөртүчесе” дигән конкурсның икенче этабы узды.  Конкурсның төп максаты – профессиональ  белемнәрне камилләштерү,  практик күнегүләр, шәхси составның профессиональ осталыкларын камилләштерү һәм хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International