Районда быел 22 янгын чыгу очрагы теркәлгән

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Быел районыбызда 22 янгын булып, бер кеше фаҗигале рәвештә һәлак булды, ике кеше төрле дәрәҗәдәге травмалар алды. Уттан 4 йорт, 21 каралты-кура тулысынча янып бетте, 6 торак йортка, бер җиңел машинага зыян килде. Янгын чыгуга төп сәбәп – ут белән саксыз эш итү, тиешсез урында тәмәке тарту, электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве. Бу хакта безгә Кукмара янгын күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Фәнил Сәгыйтов хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International