Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан.

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. 7 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 15 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның берсе урманда адашкан кешене табу, башка чакырулар буенча -3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр.

22.09.2013 ел. 13.05 Лаеш районы, Волжко-Камский заповедник

1942 елгы ир кеше гөмбә җыйган вакытта  урманда адашканы кала. Ярдәм сорап ул коткаручыларга хәбәр итә. 15.30 сәг. коткаручылар аны табалар һәм машинасына кадәр озаталар.

22.09.2013 ел. 15.02 Биек Тау районы

Озерный торак пункт тирәсендә урманда 4 кеше адашып кала.  Кешеләрнең югалуы турындагы хәбәр  бердәм дежур диспетчер хезмәтенә туганнардан килә. Коткаручылар ярдәмендә 18.00 сәг. кешеләр табыла һәм машиналарына кадәр озатыла.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International