29 сентябрь көнне Чирмешән муниципаль районында Бәркәтә авылында тантаналы рәвештә яңа янгын сүндерү сагы ачылды. Әлеге чарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә урынбасары эчке хезмәт полковнигы Рафаэль Мотыгуллин, “ТР Янгын сүндерү сагы” дәүләт казна учреждениесе директоры Фәрит Шамратов, Чирмешән муниципаль районының башлыгы Наил Зарипов, Чирмешән муниципаль районының янгын сүндерү сагының гарнизон җитәкчесе Ирек Салахов һәм башка кунаклар катнашты.
ТР янгынга каршы хезмәтенең аерым постта АСР-14 ике янгын сүндерү машинасы бар һәм шәхси составның 6 кешесе эшләячәк. Әлеге пост 6 авыл хуҗалыгын, районның 14 торак пунктын куркынычсызлык белән тәэмин итәчәк.