Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 17 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр.
23.09.2013 ел 10.13 Әгерҗе МР, Әгерҗе шәһәре, Пугачев урамы, 47 йорт
Ут беркатлы, бүрәнәле йортта чыкты. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1959 елгы ир кеше коткардылар һәм ашыгыч медицина ярдәменә тапшырдылар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
23.09.2013 ел. 17.70 Арча МР, Урняк авылы, Центральная урамы, 24 йорт
Ут ГАЗ-24 автомобильнең багажында чыкты. Икенче дәрәҗәдәге тән пешүе белән, 1963 елгы ир кеше коткарылды һәм хастаханәгә озатылды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.