Яр Чаллыда ТР янгынга каршы хезмәтенең җиде отряд арасында ГКУ “ТР Янгын сүндерү сагы” “Янгын сүндерү машинаның иң яхшы йөртүчесе” дигән конкурсның икенче этабы узды. Конкурсның төп максаты – профессиональ белемнәрне камилләштерү, практик күнегүләр, шәхси составның профессиональ осталыкларын камилләштерү һәм хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү.
Конкурс вакытында теоретик белемнәрдән тыш йөртүчеләрдән кызыл машина белән пирамидаларны бәрдермичә “змейка” йөрү, шартлы гаражка арт белән керү, моннан тыш кыска вакыт эчендә бөтен дистанцияне үтү таләп ителде.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча беренче урынны Саба отрядының “Лесхоз” аерым постның йөртүчесе Солтанов Илназ яулады. Икенче урынны Яр Чаллы отрядының «Старая Матвеевка» аерым постның йөртүчесе Ярмиев Айдар алды. Өченче урынны Чистай отрядының «Н.Ибрайкино» аерым постның йөртүчесе Шамазов Рәшидкә бирделәр. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырдылар.