Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан.

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. 2 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр чыктылар. 20 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча.

24.09.2013 ел 08.32 Казан шәһәре, “Щербакова” торак массивы, СО “Виктория” №9 участок

Ут беркатлы, бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 30 кв.м. Янгын сүндергән вакытта коткаручылар, 1948 елгы ир – ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International