Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан.

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан. 8 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 3 кеше үлгән.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  5 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 28 тапкыр чыктылар. 28 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 3 тапкыр, урманда адашкан кешеләрне эзләү буенча 1 тапкыр.  

29.09.2013 ел 22.06 Казан шәһәре, Совет районы, с/т “Вишенка”, уч.№170

Ут беркатлы, бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 42 кв.м. Янгын сүндергән вакытта коткаручылар, билгесез кеше мәетен табалар.  Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

29.09.2013 ел 22.19 Минзәлә МР, Тулубаев авылы, Социалистическая урамы, 50 нче йорт

Ут беркатлы, бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 24 кв.м. Янгын сүндергән вакытта коткаручылар, 1968 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

29.09.2013 ел 22.40 Биектау МР, Чепчуги авылы, Советская урамы, 23 нче йорт

Ут беркатлы, бүрәнәле мунчада чыга. Мәйданы 15 кв.м. Янгын сүндергән вакытта коткаручылар, 1965 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International