Бүген төнлә Бөгелмәдә, Гагарин урамында,18 йортта, бүрәнәле йортта янгын вакытында 4 кеше һәлак була, шулар арасында өч ир-ат һәм бер хатын – кыз. Янгын турындагы хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә кризис хәлләр идарә үзәгенең оператив дежур сменасына 01.35 сәг. балалар бакчасының каравыл торучыдан килә. Фаҗига булган урынга беренчеләр булып ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең 64 нче янгын сүндерү сагының дежур каравылы килә. Барлыгы 8 кешесе һәм 2 техника. Беренче янгын расчетлары килгәч ут йортның түбәсен камап алган була, утның күрше йортларга күчү куркынычы булмаган. Утны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 4 кеше мәетен таба, өч ир кеше һәм бер хатын – кыз. Ачыклаганча, әлеге кешеләр еш кына спирт эчемлекләр эчтеләр, тәмәке тарттылар. Утны 02.00 сәг. сүндерәләр. Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсе, өлешчә йорт эчендәге милек янып бетә. Янгынның сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.