Атна дәвамында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бар көчләрен урманда югалып калган гөмбә җыючыларны эзләүдә куйдылар. МЧС, полиция хезмәткәрләре урманнан 40 кешене эзләп чыгардылар. 22 сентябрь көнне Питрәч районы, Камыш торак пункт тирәсендәге урманда югалган 1950 елгы ир кешене коткаручылар иртәнге якта гына табалар. Шуны әйтергә кирәк, күп очракта кешеләр группалап югалалар, 3-4 кешедән торган группа гөмбә җыйган вакытта кая барганын игътибар итмиләр.
Шулай итеп, 21 сентябрь көнне Түбән Кама муниципаль районның дежур диспетчер хезмәтенә,112 телефон номерына Шереметьев урманында 4 кеше югалуы турында хәбәр килә. Яр Чаллы шәһәренең зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары һәм Түбән Кама шәһәренең 163 нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре югалган кешеләрне алты сәгать дәвамында эзлиләр. Шул ук, көнне Тукай районының Боровецк урманында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе эзләү – коткару отрядының Яр Чаллы филиалның коткаручылары югалган өч кешенең эзләү эшләрен алып бардылар. Кешеләрне төнге 1.50 сәг. табалар. Яр Чаллы коткаручыларның бу икенче чыгулары була. Берничә сәгать алдан алар шул ук урманда адашкан 4 кешене эзләп табалар.
22 сентябрь көнне 15.02 сәг. Биек Тау районы Озерный торак пункт тирәсендә урманда 4 кеше адашып кала. Кешеләрнең югалуы турындагы хәбәр бердәм дежур диспетчер хезмәтенә туганнардан килә. Коткаручылар ярдәмендә 18.00 сәг. кешеләр табыла һәм машиналарына кадәр озатыла.
Атна дәвамында коткаручылар югалып калган гөмбә җыючыларны Яшел Үзән, Минзәлә, Тәтеш, Арча, Биек Тау, Балтач, Югары Ослан районнарында эзләделәр һәм таптылар.