Быел коену сезонында Казанның 4 муниципаль пляжы – Локомотив, Нижнее Заречье пляжлары, Комсомол һәм Тирән (Глубокое) күлләр пляжлары, тагын коммерция нигезендә эшләгән 1 пляж - Зөбәрҗәт күл (Изумрудное озеро) пляжы халыкка хезмәт күрсәтеп, бәхеткә, аларда батып үлүчеләр булмаган. Ул пляжларда 3-4әр коткаручы һәм 1әр медицина хезмәткәре, Универсиада уздырылганда халык саны күп тапкырлар артуын истә тотып, коткаручылар саны арттырылган, алар иртәнге 9дан кичке 9га кадәр кизү торган. Нәтиҗәдә, коткаручылар 2013 елгы коену сезонында шушы пляжларда 19 кешене фаҗигадән йолып кала алган, шуларның 4се – бала, 1се – чит ил кешесе; тагын 200дән артык кешегә беренчел медицина ярдәме күрсәтелгән. Шулай да, коену рөхсәт ителмәгән сулыкларда узган сезонда 22 кеше батып үлгән (былтыр – 20, 2011дә – 25 кеше), аларның 9ы исерек хәлдә суга кергән булган. Казанлылар яратып коена-кызына торган, әмма рөхсәт ителмәгән урыннар - Аккош күле, Җиңү паркы елгалары, Югары, Урата һәм Түбән Кабан күле, Идел һәм Казансу елгалары ярлары һ.б. Гомумән, Казан шәһәре округы биләмәләрендә 150ләп сулык исәпләнә, ярларының гомуми озынлыгы – 100 чакрымнан артык. Яр буйларында патрульлек итү барышында коткаручылар ихтималы зур булган 27 бәхетсезлек очрагын булдырмый калганнар, мисалга, ярдан артык ерак йөзеп китүчеләргә, исерек килеш коенучыларга карата.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов хисабында шундый статистик белешмәләр китерде. Мэр Илсур Метшин, үз чиратында, Универсиада уздырганда коткаруны үтенеп төрле телләрдә мөрәҗәгать иткәннәр – бу хакта ишетеп-белеп торабыз, нәтиҗәдә, кешеләргә квалификацияле ярдәм күрсәтелгән, гражданнар сакчылыгы һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренекеләр вакытында ярдәм итеп өлгергән һәм йөкләнгән эшне намус белән үтәгәннәр, дип, алга таба казанлылар белән профилактик чаралар уздыру, рөхсәт ителмәгән урыннарда коенудан баш тарттыру, йөзә белмәгәннәрне йөзәргә өйрәтү кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
"Татар - информ" мәгълүмат агентлыгы