ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

      Яшел Үзән янгынчылары өчен шәһәр һәм район уку биналарында ачык ишекләр көне, экскурсияләр, “батырлык дәресләре” һәм балалар белән эвакуация үткәрү традицион чараларга әйләнде. Бу көннәрдә узачак профессиональ бәйрәм дә читтә калмады. Россия Янгынчылыгы Көне уңаеннан Федераль янгынга каршы хезмәт 8 отряд һәм ЗМР күзәтү эшләре Бүлеге хезмәткәрләре А.С.Пушкин исемендәге №9 лицейда эвакуация буенча укулар уздырды.

 

      Резеда Йосыпова, ТР ФПС 8 отряд пресса хезмәте

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 189 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 73 тапкыр.  Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар булган. 

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 7 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  транспорт чараның төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  9 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

      Казан янгын гарнизоны янгынчылары һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә №10 янгын чысте территориясендә каен һәм чыршы үсентеләреннән аллея утырттылар. Экологик акция Россия янгынчылыгының 365-еллыгы уңаеннан үткәрелде. Барлык республика буенча мондый чаралар инде традициягә әйләнде дияргә була.

      25 апрельдә Федераль янгынга каршы хезмәт беренче отряд уку һәм күнегүләр полигонында Сергей Халиков истәлегенә багышланган гамәли-янгын спорты буенча юниорлар арасында республика ярышлары узды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 4 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган. 

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, җылыту мичнең дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

      №5 мәктәп укучыларының бүген үзләрен янгынчылар ролендә сынап карарга мөмкинлекләре булды. Чараны балаларга Әлмәт ТРО ВДПО һәм ТР ФПС ГПС икенче отряды хезмәткәрләре оештырды. 15 янгын часте буенча экскурсия узды. Укучыларга янгын техникасы һәм җиһазлары ничек эшләве турында сөйләделәр, аларны сынап карарга рөхсәт иттеләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 132 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 47 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 2 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  11 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 2сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

 


26
апрель, 2014 ел
шимбә

      26 апрельдә һәйкәл янында Чернобыль АЭС катастрофасы 28-еллыгына багышланган чара узды. Ачыш церемониясеннән соң һәйкәлгә чәчәк куелды. Чарада шулай ук отряд ветераннары һәм яшь хезмәткәрләре катнашты: эчке хезмәт майоры  Дамир Сафиуллин, ПЧ-4 отряд башлыгы унынбасары, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Денис Александров, отряд янгын сүндерү эшен оештыру һәм хезмәт отделы өлкән инжинеры, Алексей Зайцев, отряд тәрбия һәм кадрлар эше бүлеге инспекторы, Николай Михайлович Парфенов, отряд ветераннары советы рәисе.

Россия Янгынчылыгы 365-еллыгы уңаеннан Казан гарнизоны янгынчылары Матюшинск урманчылыгы территориясендә 365 ылыс үсентеләреннән аллея утырттылар. Бу чара инде традицягә әйләнде. 5 ел эчендә 3 меңнән артык агач утыртылды. 

      26 апрель - Авария һәм катастрофада һәлак булганнарны искә алу һәм катастрофа һәм радиация аварияләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләрендә катнашканнар Көне. 1986 елда бу көнне Чернобыль АЭС дүртенче энергоблогы шартлый. Ликвидация эшләрендә катнашучылар аркасында гына куркыныч нәтиҗәләр булдырылмый. Рафис Хәбибуллин мөрәҗәгатендә авыр вакытларны,  Чернобыльда һәлак булганнарны искә алды, барлык Республика Хөкүмәте исеменнән аларның гаиләләренең һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. ”Без геройларыбыз белән горурланабыз, аларның исемнәре мәңге хәтердә. Алар гомерләрне саклап калыр өчен бар көчләрен куйды. Сезгә исәнлек, рух көче, озын гомер телим!”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International