Казан янгын гарнизоны янгынчылары һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә №10 янгын чысте территориясендә каен һәм чыршы үсентеләреннән аллея утырттылар. Экологик акция Россия янгынчылыгының 365-еллыгы уңаеннан үткәрелде. Барлык республика буенча мондый чаралар инде традициягә әйләнде дияргә була.