Авария һәм катастрофада һәлак булганнарны искә алу һәм катастрофа һәм радиация аварияләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләрендә катнашканнар Көнендә ТР РФ МЧС Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллинның мөрәҗәгате

2014 елның 26 апреле, шимбә

      26 апрель - Авария һәм катастрофада һәлак булганнарны искә алу һәм катастрофа һәм радиация аварияләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләрендә катнашканнар Көне. 1986 елда бу көнне Чернобыль АЭС дүртенче энергоблогы шартлый. Ликвидация эшләрендә катнашучылар аркасында гына куркыныч нәтиҗәләр булдырылмый. Рафис Хәбибуллин мөрәҗәгатендә авыр вакытларны,  Чернобыльда һәлак булганнарны искә алды, барлык Республика Хөкүмәте исеменнән аларның гаиләләренең һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. ”Без геройларыбыз белән горурланабыз, аларның исемнәре мәңге хәтердә. Алар гомерләрне саклап калыр өчен бар көчләрен куйды. Сезгә исәнлек, рух көче, озын гомер телим!”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International