ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә

      Татарстанда барлык МЧС бүлекчәләрендә субботник узды. 10 меңнән артык МЧС хезмәткәре иртән иртүк эш территорияләрендә һәм офис бүмәләрендә тәртип урнаштырырга тотынды. Бу – яңа шартларда, саф һавада күрешергә сәбәп. Яхшы эш файдага, кәефне күтәрә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  


25
апрель, 2014 ел
җомга

      Югары Ослан районында төзәтү эшләреннән соң Югары Ослан авылы һәм Югары Ослан муниципаль районы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт №112 янгын часте ачылды. Тантаналы ачыш “Бердәм Россия Көне” акциясе рамкаларында узды. Чара барышында эшендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән төзүчеләргә һәм подрядчикларга Югары Ослан районы Башлыгыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

      Россия янгынчылыгы 365-еллыгы уңаеннан “ТР Россия МЧС ГУ ЦУКС» ФКУ иҗтимагый элемтә һәм янгынга каршы пропаганда Үзәгендә “батырлык дәресләре” бара. Мәктәп укучылары өчен мондый чаралар еш үткәрелә. Бу юлы 178 мәктәп укучыларының янгынчылар, аларның профессиясе белән танышырга, эш урынын карарга, янгын ничек сүндерелә икәнен белергә мөмкинлекләре булды. 5 залдан һәм 2.5 меңнән артык экспонаттан торган музейда янгынчылыкның тарихы турында сөйләнде.Экскурсия янгын тематикасындагы фильм белән тәмамланды.

      Россия янгынчылыгының 365-еллыгы уңаеннан Азнакай муниципаль районы күзәтү эшләре идарәсе Әлмәт ТРО “ВДПО” бүлеге Азнакай участогы белән Чубар Абдул МБОУ СОШ укучылары өчен янгын куркынычсызлыгына багышлаган чара уздырылды.

      Шундый сүзләр белән Нәфис Галлямов исемендәге мәктәп укучылары ТР №3 ОФПС-7 янгын часте капкалары алдында төсле акбур белән асфальта янгынчыларга “Янгын сабантуе” бәйрәме өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

      Баштан балаларга спорт манежын күрсәттеләр, анары группа янгын частенә юнәлде. Заманча янгын техникасын күрсәттеләр, янгын машинасының мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Соңыннан кунакларга янгын ярышлары үткәрелде. 2 төркемгә бүленеп, “боевка”га киенеп укучылар шартлы янгынны сүндерделәр, иптәшләрен коткардылар. Уңышлары өчен барысы да тәмле призлар белән бүләкләнде.

      25 апрельдә 06.00 сәгатьтә ВАЗ 2108 автомобиле №2601 товар поезды белән Менделеевск МР Тихоново торак пунктыннан 15кмда Куйбыч тимер юлы аркылы чыгу урынында бәрелә. 25 цистерна вагоныннын 12 рельслардан чыга һәм ава. 200 метр тимер юлы бозылган. Торак пунктларга куркыныч янамый, җәрәхәтләнүчеләр юк. Һәлакәт урынында төзәтү эшләре башкарыла. Ягулык түгелүе, янгын чыгу һәм шартлау куркынычы юк.

      Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәте 3 часть 7 отряды бүген Казан шәһәре Мәскәү районы укучылары өчен ишекләрен ачты. Россия янгынчылыгы 365-еллыгы уңаеннан балаларның янгынчы профессиясе белән танышырга мөмкинлекләре булды. Экскурсия часть бүлмәләреннән башланды. Баштан ПЧ-3 башлыгы Наиль Салимзянов диспетчер пультын, уку залын, ял бүлмәләрен күрсәтте. Аннары барлык кунакларны янгын машинасы һәм махсус эш техникасы белән таныштырды. Укучылар янгынчыларны профессиональ бәйрәме белән котладылар, бергә фотога төштеләр.

      25 апрельдә 06.00 сәгатьтә ВАЗ 2108 автомобиле №2601 товар поезды белән Менделеевск МР Тихоново торак пунктыннан 15кмда Куйбыч тимер юлы аркылы чыгу урынында бәрелә. 25 цистерна вагоныннын 12 рельслардан чыга һәм ава. 200 метр тимер юлы бозылган. Торак пунктларга куркыныч янамый, җәрәхәтләнүчеләр юк . Һәлакәт урынында төзәтү эшләре башкарыла.

 

      ТР МЧС рәсми аккаунтыннан видео:

1 өлеш http://www.youtube.com/watch?v=bOG8VY69MzY&list=UUlQP9-UVa1Ld11dSjbb1a0w

2 өлеш http://www.youtube.com/watch?v=RcQpLQis08U&list=UUlQP9-UVa1Ld11dSjbb1a0w

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын.  1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгны, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International